Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында җиңүчеләрне тәбрикләделәр

2025/26 елгы сезонына йомгак ясалды

  17 декабрь көнне, 2025/26 елгы сезонда, Шәмәрдән зонасына кергән хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.Чемпионатта 10 команда финалга чыгу өчен көрәште.         

 Турнир җиңүчеләре һәм призерлары булып 1 урында ШЛПУМГ командасы, 2 урында Евлаштау авыл җирлеге командасы, 3 урында Эзмә авыл җирлеге командасы танылды. 

 Россия тимер юллары һәм Шәмәрдән командалары актив катнашулары һәм лаеклы уеннары өчен кызыксындыру бүләкләре алды. Иң яхшы уенчылар исеменә Яруллин Айрат, Бекенов Станислав, Гайфетдинов Булат, Газизуллин Айназ лаек булдылар. Бу спортчылар үзләрен чын оста уенчы  буларак күрсәттеләр! Спортчыларыбыз белән горурланабыз һәм районда спорт үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт белдерәбез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев