Эшлекле сәфәр
Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Саба районындагы эшлекле сәфәр барышында Иске Икшермә авылындагы "Тургай" социаль приютында булды. Анда ул эш кабинетларын карады, приютта тәрбияләнүчеләр белән түгәрәк һәм һөнәри юнәлеш бирү эшләре белән танышты.Шулай ук Министр педагоглар һәм тәрбиячеләр, балалар белән аралашты.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында Эльмира Әмировна учреждение эше белән танышты, социаль хезмәтләр алучылар белән әңгәмә корды.


Нет комментариев