Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мөбарәкша Мөхәмәтҗанов 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды

Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин тәбрикләде.

Гыйнварның соңгы көннәрендә Килдебәк авылында яшәүче Мөбарәкша Мөхәмәтҗан улы Мөхәмәтҗанов  90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды. Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин  тәбрикләде. 

Мөбарәкша Мөхәмәтҗанов  Әт­нә районы Наянгуш авылында туа.  Үсмер чоры авыр сугыш елла­рына туры килә, хезмәт юлын колхозда төрле эштә башлый.  1952 елда вербовка белән Уралга, Свердловск өлкәсенә ки­теп, кирпеч заводына эшкә керә. 1959 елда  Килдебәктән  Газимә исемле кыз белән гаилә корып, ике бала үстерәләр.   1969 елда Ташкентка күчеп  китәләр. Мөбарәкша абый машинистлыкка укып, лаеклы ялга чыкканчы паровозда, тепловозда эшли.  1988 елда  Килдебәккә кайтып төпләнәләр. Газимә һәм Мө­барәкша Мөхәмәтҗановлар ти­­гезлектә, ике балалары, онык-онык­чыкларының кадер-хөр­мә­тендә гомер кичерәләр.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев