Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә күчтәнәч пакетлар таратылды

Бүгенге көндә Саба шәһәр җирлегеннән 18 егет мобилизацияләнеп, 10 егет контракт нигезендә махсус хәрби операциядә катнаша. 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов инициативасы белән аларның гаиләләренә азык-төлек тутырылган күчтәнәч пакетлар өләшенде.

Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов һәм  Саба шәһәр җирлеге Советы депутатлары үз округыннан булган махсус хәрби операциядә катнашучыларның   гаиләләре белән аралаштылар, хәл-әхвәлләрен белештеләр. 

«Ирем 26 сентябрьдә мобилизацияләнеп китте. 4-5 көнгә бер хәбәрләшеп торабыз. «Барысы да тәртип. Борчылма»,  дип гел  юатып тора.  Һәрдаим игътибар үзәгендә тотулары өчен  район җитәкчелегенә бик зур рәхмәт»,- ди тормыш иптәше   Алия Мөхәммәтсабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев