Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында райондашларыбыз беренчелекне алды
Район яңалыклары

Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында райондашларыбыз беренчелекне алды

Финалга чыгу хокукы өчен республикабызның 15 муниципаль районыннан командалар көрәште.

   25-26 апрельдә Байлар Сабасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы исәбенә ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Финалга чыгу хокукы өчен республикабызның 15 муниципаль районыннан командалар көрәште.

Ир-атлар командалары арасындагы уен йомгаклары буенча Саба районы җиңү яулады, икенче урында - Мамадыш районы, бронзаны Балтач районы алды.

Хатын-кызлар командалары арасында Саба районы янә 1 урында, көмешне Кукмара районы командасы яулады, 3 урынны Мамадыш районы алды.

Без районыбыз спортчылары белән горурланабыз! Ярышларда катнашучыларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм яңа спорт казанышлары телибез!


Нет комментариев