«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!»
Танылган җырчы Наил Табанаков махсус хәрби операция зонасында Саба егетләре янында булып, аларга хәйрия концерты оештырды. Егетләребезгә туган як сәламнәрен җиткерде. Бу девизиядә Теләче, Арча, Питрәч, Биектау егетләре дә хезмәт итә. Концертта егетләр үзләре дә артистка кушылып җырладылар, әз генә булса да сагыш-борчулардан онытылып тордылар. Ватандашларыбызның барысының да исән-имин кайтуларын телик, киләчәктә татар җырларын үзләренең туган якларында тыныч күңел белән тыңларга язсын!



Фотолар Наил Табанаковның социаль челтәреннән скриншот ясап алынды
Нет комментариев