Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

НИ ХӘЛЕН БАР, СТУДЕНТ?

25 гыйнвар Студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Студент булган һәркем яшьлек канатында узган әлеге кабатланмас елларын сагынып искә аладыр. Әлеге чорның якты мизгелләре күңелләрдә матур хатирә булып саклана. Бүгенге студентларны ниләр борчый, укудан тыш вакытны ниләр белән шөгыльләнәләр, гомумән, студент булуы җиңелме? Әлеге сораулар белән төрле вузларда укучы районыбыз студентларына мөрәҗәгать иттек.

Кызыл Мишә авылыннан Айгөл Гаттарова:
   –Мин  Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең адаптив физик культура  (АФК) бүлегендә 1 курста белем алам. Укуның беренче яртысында һәрберебезне иң куркытканы зачет, имтиханнар иде. Ләкин дәрес калдырмыйча, мәктәптәге кебек  әзерләнеп йөргәч, бар да уңышлы булды. Укытучылар белән дә уртак телне тиз таптык.Студент өчен   укудан тыш шөгыль дә бик кирәк дип саныйм.  Үзем бию сәнгатен яратам,  укулардан соң «Яз» бию ансамбленә йөрим.  Коллективыбыз бик дус, төрле конкурсларда катнашабыз. Универсиада авылындагы тулай торакта яшим. Апам Илзидә дә Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар  институтында 4 курста укый. Ул да буш вакытларында бию белән шөгыльләнә, «Яшьлек» ансамбленә йөри. Студент тормышыбыз бик күңелле һәм мавыктыргыч уза.  Вакытыңны дөрес бүлсәң, үзең яраткан шөгыльгә дә вакыт кала. Ялкауланып, эшсезлектән интегеп  йөрүче студентларны күргәнем юк. Һәрберебезнең  шөгыле бар.

Олы Кибәче авылыннан ГөлинәКәримова:
  – Казан дәүләт медицина университетының 6 курсында белем алам. Хастаханә, укол, ак халат минеке.... Ясле бакчага йөргәндә үк  курчакларга уколлар сала, кулъяулыклардан битлекләр ясый идем. Мәктәптә укыганда, «Үскәч  кем буласың? дигән темага  язылган иншаларым бары табибәләргә багышланды.  Беренче тапкыр уколны 12 яшемдә ясадым.Куркытты, калтыратты, каушатты, тик ярдәмем тиде.
  Студентларны ниләр борчый? дигән сорауга килгәндә,  уку дәверендә студентларның гомере сессиядән -сессиягә үтә. Студентларны модульлар, зачетлар, имтиханнар һәм аккредитацияларны вакытында яхшы билгеләргә тапшыру  уе борчый. Болар барысы да үзеннән-үзе финиш линиясенә  илтә. Укытучыларның студентларга карата мөнәсәбәтләре дә зур роль уйный. Дәресләр  вакытында актив булып, лекцияларны калдырмау уку дәверендә зур өстенлек  булып санала. Мин үзем  дәресләрне  бер тапкыр да калдырырга тырышмадым, тик менә дәрескә килмәгән  дуслар өчен борчыла идем. Хәзерге вакытта яхшы эш урыны табу борчыган сорауларның берсе булып бара. Мин 2019 елда табибларның  хезмәт хакы артачагы турында язма укып шатландым.

Ильмир Гарипов, Мәскәү шәһәрендәге  Милли тикшеренү  университеты «Югары икътисад мәктәбе»нең хокук факультеты студенты:
    Бүгенге көндә югары уку йорты студенты булу бик җиңел диеп булмый. Беренчедән, яңа гына мәктәпне тәмамлаган укучыга бөтенләй икенче системага керергә туры килә. Мәсәлән, мин укый торган уку йортының белем бирү системасы мәктәпләрнекеннән генә түгел, хәтта Рәсәй Федерациясенең башка югары уку йортларыныкыннан да үзенең белем бирү структурасы, алымнары, студентларга карата либеральлеге белән аерылып тора. Шушы үзгәрешләрнең барысына да студентка ияләшергә кирәк. Икенчедән, киләчәктә кирәк булачак белемнәрне үзләштерү  студенттан бик зур тырышлык, сабырлык, тотрыклылык, үзгәрешләрне кабул итә белү осталыгы таләп итә. Вузыбызда уку елы дүрт модульгә бүленә һәм һәрберсеннән соң сессия була. Кайбер авырлыкларга карамастан, әгәр дә студентның максаты киләчәк өчен төпле белем алу һәм яхшы әзерлекле белгеч булу икән, аның тырышлыгы һәм түзе млелеге уку процессын җиңел һәм нәтиҗәле итә.

Илназ Садыйков, Саба аграр көллияте студенты:
  -2015 елда Шәмәрдән лицееның 9 сыйныфын тәмамлап, көллиятнең «Авыл хуҗалыгы механизациясе» факультетына укырга кердем. Бүген 4 курста белем алам. Шәһәрне макта, авылда тор, дигән борынгылар. Мин механик һөнәрен туган ягымның сокландыргыч табигатенә гашыйк булганга, эш сөючән халкы белән горурланып үскәнгә, авыл хуҗалыгы техникасы белән бик тә кызыксынганга сайладым. Үземнең  алга  куйган  максатыма ирешер өчен Саба аграр көллиятенә укырга кердем. Чөнки биредә бар яктан да камил шәхес әзерләү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Уку дәверендә алган теорияне практика белән  ныгытып барабыз  һәм болар барысы да тормышка ныклы адымнар белән атларга нигез булып тора.

Фото: шәхси аккаунтлардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев