Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан гомерләрен яшь буынга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган мөгаллимнәрне тәбрикләделәр

Мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләренә лаек укытучылар сәхнәгә чыкты

Укытучыларны бәйрәмнәре  белән Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы тәбрикләде. Укыту-тәрбия эшендәге тырыш хезмәте өчен Шәмәрдән лицееның инглиз теле укытучысы         Каримуллина Резеда Шәүкәт кызы "Россия Федерациясендә тәрбия һәм белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре" Күкрәк билгесе һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде.

Укыту-тәрбия эшендәге күп еллык тырыш хезмәтләре өчен  Саба 6нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасы мөдире Халитова Флюзия Рафаил кызы, Мичән төп мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Кадрия Хаернас кызы,

Иван Башкиров  исемендәге Завод-Нырты урта мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары Хасанова Елена Васильевна “Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактаулы хезмәткәре” Мактау грамотасы һәм акчалата бүләк белән бүләкләнделәр.

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен Килдебәк урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Абдуллина Ләйсән Миннемөхәммәт кызы, Шәмәрдән лицееның тарих укытучысы Гатауллина Энҗе Ильнур кызы,  

 Олы Кибәче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гафиятова Әнисә Фәнил кызы, Эзмә урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы һәм мәктәп директоры Гибадуллин Зөлфәт Фоат улы, Лесхоз урта мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Мингазова Илгәзия Сәлим кызы, Иван Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мусин Илсур Хәй улы,  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Рушания Хәлил кызы, Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Хөсәенова Гөлфия Хәйдәр кызы, Сабабаш төп мәктәбенең математика укытучысы Арсланова Нурия Низам кызы Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” Күкрәк билгесе белән бүләкләнделђр. Соныннан Вадим  Захаров  концерты  булды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев