Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өч яклы килешү имзаланды

Сабада муниципаль районның баш­­карма комитеты, профсоюз оеш­малары координация советы һәм район эш бирүчеләре арасында 2023-2025 елларга социаль партнерлык кысаларында хезмәттәшлек ту­рында өч яклы территориаль ки­лешүгә кул куелды.

Документны баш­карма комитет исеменнән – башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, профсоюзлардан – район профсоюзлары оешмаларының координация советы рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова, эш бирүчеләрдән «Мөхәммәтшин» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мө­хәм­мәтшин имзалады. Килешү социаль партнерларның халыкның тор­мыш дәрәҗәсен күтәрүгә, хез­мәт базарын һәм мәшгульлеген үстерүгә, гражданнарның социаль якланганлыгын камилләштерүгә, хезмәткә хо­кукларын саклауга юнәл­дерелгән уртак эшчәнлеген бил­гели. Якларның социаль партнерлыкта ак­тив катнашулары нәтижәле муниципаль идарә ни­гезендә кеше капиталын туплауга, үзара җаваплылыкны арттыруга бу­лышлык итәчәк. Килешү икътисади мөнәсәбәтләрне җайга салуның гомуми принципларын бил­геләүче хокукый акт булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев