Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел
Май бәйрәмнәре көннәрендә Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендәге Оет авыл зиратында өмә узды. Авылда яшәүчеләр дә, кайткан кунаклар да каберлекләрне чистарттылар, вак-төяк чүпләрдән арындырдылар. Зиратларны карап, чистартып тору – изге бурычыбыз. Анда һәркемнең туганнары, якын кешеләре җирләнгән. Бакыйлыкка күчкәннәрнең бу дөньядагы соңгы урынын тәртиптә, чисталыкта тотсак иде.
Нет комментариев