Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Оет авылында яшәүче Фәния Сабированы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов тәбрикләде.

    Сабирова Фәния Әсхәт кызы 1936 елның 12 июлендә Оет авылында Миннебикә һәм Габделхәй Фәләховлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә 4 класс белем ала.
   Бөек Ватан сугышы барлык кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята, гаиләләргә кайгы-хәсрәт китерә. Әтиләре  сугышка китә. Фәния апа колхозга эшкә урнаша. Төрле эшләрдә эшли: басуда чүп утау, фермада эшләү. Бер эштән дә куркып тормый.  
    Үсә төшкәч шушы авыл егете Сабиров Рәискә кияүгә чыгып 3 бала тәрбияләп үстерәләр.   Кызганычка каршы, Фәния апаның хәләл җефете инде вафат. Бүгенге көндә улы белән яши. 6 оныгы 6 оныкчыгы  бар.

Фәния Әхәт кызын олы юбилее белән котлыйбыз, күңел тынычлыгы, сәламәтлек һәм имин картлык телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев