Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Октябрьнең соңгы ун көненә халык сынамышлары

19 октябрь – коры кар төшкәләсә, киләсе ел җәе җылы, уңыш мул булыр.

20 октябрь – агачта яфраклар коелып бетмичә, кар яуса, тиздән эреп бетәр.

21 октябрь болытлар җиргә салынып торса, тиздән суытыр.

22 октябрь түбәләрдә боз сөңгеләре күренсә – көз китәргә ашыкмый дигән сүз.

23 октябрь көнне айны күзәтәләр. Әгәр “мөгезе” төньякка карап тора икән, тиздән суыклар җитәр. Көньякка караса – бер атна җылы торыр. Көнчыгыш яки көнбатышка юнәлсә – көчле суык җил көтегез.

24 октябрь иртән кар очса, кыш суык килер.

25 октябрьдә йолдызларга карыйлар. Алар якты яналар икән – суыта, тонык икән – җепшек карга, зәңгәр төсмер белән балкып янсалар – кар көтегез. Балкучы йолдызлар бик күп икән, киләсе елга борчак уңар.

26 октябрь көньяктан тиз-тиз агучы болытлар йә яңгыр, йә кар алып килә.

27 октябрьдә  аякка иярерлек пычрак икән, 4 атнадан чын кыш килер.

28 октябрьдә – аяз күктә ай зур алкалар белән киртәләнә икән – суыкларга, әгәр түгәрәкләр кызыл булса – җил һәм карга ишарә.

29 октябрьдә җир яртылаш яфрак, яртылаш кар белән каплана.

30 октябрьдә яңгыр яуса – кыш суык килер. Аяз булса, җылы кыш көтегез.

31 октябрьдә айны күзәтәләр. Әгәр мөгезе төньякка караган, ә болытлар көньякка таба йөзә икән, якын көннәрдә явым-төшем көтелми. Әгәр “мөгез” көньякка карап, болытлар төньякка таба юл алса, ноябрьне елак көннәр башлый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев