Өлкәннәр фитнес белән шөгыльләнә
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында тәрбияләнүчеләр фитнестан тыш, скандинавия йөрүен дә үз итә.
Сәламәтлек-ул кешенең авырулары, физик кимчелекләре булмау гына түгел, ә физик, психологик, рухи һәм социаль яктан да имин булуы. Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында да өлкәннәрнең сәламәтлеге даими күзәтү астында. «Социаль хезмәтләр алучыларыбыз көндәлек күнегүләрдән тыш скандинавия йөреше белән шөгыльләнәләр, болардан тыш фитнес күнегүләр дә үткәрәбез. Бу күнегүләр өлкәннәргә хәрәкәт активлыгын сакларга, кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итә, сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Бу даими дәресләр хәрәкәт координациясен яхшырта һәм үз чиратында егылу куркынычын киметергә мөмкинлек бирә», - ди учреждениеның шәфкать туташы Гөлназ Хәсбиева.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев