Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Өлкәннәр өлгесе – тормыш көзгесе

Районыбызда өлкән яшьтәге юбилярларны тәбрикләделәр

Балачаклары,  яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы дәһшәтле  елларга туры килеп,  авыр хезмәттә ватылып, ятимлек ачысын, ачлык-ялангачлык михнәтләрен үз җилкәләрендә кичергән өлкәннәребезнең тиңдәшсез батырлыгына, рухи ныклыкларына  сокланырлык. Нәкъ менә шундый батыр ул һәм кызларның туган җиребезгә чиксез мәхәббәте, тынычлык һәм Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәштә үзләрен аямаулары дәһшәтле сугышта җиңәргә, сугыштан соң илебезне җимерекләрдән торгызырга ярдәм иткән.

Фидакарь хезмәтләре белән җиңү көнен якынайткан  өл­кәннәребез – районыбызның  горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе дә. Гомер юлында зур сынаулар кичерсәләр дә, тормышка мәхәббәтләрен югалтмаганнар,  матур гаиләләр корып, балалар үстереп, илгә лаеклы хезмәт иткәннәр. Зур михнәтләр кичереп, соңгы көчләрен биреп безнең азатлыгыбызны, бәйсезлегебезне һәм тормышның үзен яклап һәм саклап калган өлкәннәребез олы ихтирамга һәм  хөрмәткә лаеклы.

 Бу көннәрдә дә районыбызның  күп мөхтәрәм өлкәннәре үзләренең гомер бәйрәмнәрен – юбилейларын билгеләп үтәләр. 

Миңгәр авылында яшәүче Бибиниса Гыйният кызы  Баһманова – 99 яшь, Лесхоз бистәсеннән  Шорникова Мария Васильевна, Өчнарат авылында гомер кичерүче Нурҗихан Габделхак кызы Миннебаева – 96, Кызыл Мишә авылыннан Луиза Хәким кызы Яруллина, Юлбаттан Рәшидә Сәгыйть кызы Сәгыйтова, Иске Икшермәдән Йофарбикә Хаҗи кызы Гыйльфанова, Шәмәрдәннән Сәрия Шәяхмәт кызы Фәхретдинова, Сатыштан Суфия Әбүбәкер кызы Ситдыйкова – 95, Шәмәрдәннән  Кутузова Вера Ивановна, Оеттан Рәзифә Шәйхразый кызы Сөләйманова, Фәния Әхәт кызы Сабирова, Кече Кибәчедән Гаптрәүф Гасыйм улы Мифтахов – 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Рәис Миңнехановның Котлау хатларын кабул итеп алдылар. Хөрмәтле юбилярларны социаль яклау идарәсе начальнигы Лилия Гайнетдинова, үзләре яшәгән җирлек башлыклары, лаеклы ялга киткән хезмәт урыннарыннан килеп тәбрикләделәр һәм куйган хезмәтләре өчен ихтирам сүзләре һәм изге теләкләр җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев