Олы Кибәче урта мәктәбендә укучылар өчен Яңа ел бәйрәме узды
Район яңалыклары

Олы Кибәче урта мәктәбендә укучылар өчен Яңа ел бәйрәме узды

Бусагада - 2026 ел!

 Олы Кибәче урта мәктәбендә Чыршы бәйрәме узды. Мәктәп коллективын якынлашып килүче Яңа ел белән мәктәп директоры Илнар Шәймиев тәбрикләде, яңа елда һәркемгә уңышлар, сәламәтлек һәм бар хыялларының тормышка ашуын теләде.  Балалар Кыш бабай, Кар кызын һәм Яңа елны  каршыладылар. Укучылар шигырьләр сөйләде, җырлады, биеде, әйлән - бәйлән уйнады. Кыш бабай аларга үзенең татлы күчтәнәчләрен таратты. Бәйрәмгә әти-әниләр дә чакырылган иде. 


Нет комментариев