Олы Шыңар авылында яшәүче Минсырур Гайфуллинаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилейны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов, Олы Шыңар урта мәктәбе директоры Рамил Мөбарәков котлады.
Минсырур Низами кызы Гайфуллина 1930 елның 25 октябрендә Сабай авылында дөньяга килә. Әнисе Таһирә, әтисе Низаметдин, 4 бертуганы: апасы, 2 энесе була. 1937 елның сентябрь аенда Сабай башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә, 4 класс белем ала. “Сугыш башланган” дигән хәбәрне Минсырур апа 11 яшендә ишетә. “Әниләр нигә кайтмый икән? - дип урамга чыксам, алар клуб каршында елашып торалар иде, шунда ишеттем”,- дип искә ала ул чорларны Минсырур апа. Әтисе 1943 елда сугышка китә, шунда хәбәрсез югала. “Хатлары килеп торды башта, шигырләр язып җибәрә иде, аларны әле дә хәтерлим” ди ул. Мәктәпне тәмамлагач колхозда төрле эшләрдә катнашып йөри. Сугыш елы вакытларында урман кисүдә, Шәмәрдәндә “Заготзерно” да вагонга ашлык төяүдә дә эшли. Сугыштан соң фермада эшли: 3 ел сарыклар карый, аннан соң сыерлар сава. “Бөек Ватан сугышы” елларында тылдагы хезмәтләрен бәяләп “Фидакарь хезмәт өчен” медале, Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 60, 70, 75 еллыкларына юбилей медальләре бирелә.
1954 елның декабрь аенда Олы Шыңар авылы егете Гарифулла абый белән гаилә корып яши башлыйлар. Килен булып килгәч башта колхозда төрле эшләрдә йөри, аннан соң Олы Шыңар авыл мәктәбендә башта җыештыручы, аннан пешекче булып эшли. Пешекче булып 22 елга якын хезмәт куя.
Гарифулла абый белән 61 ел бергә яшиләр, ул 2015 елда вафат була. 3 кыз, 1 малай үстерәләр:кызлары Гөлфлүр, Фаягөл, Галия, уллары Дамир, 7 онык, 11 оныкчыклары бар. Бүгенге көндә Олы Шыңар авылында балалары тәрбиясендә яши, күршеләре белән бер-берсенә ярдәм итешеп торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев