Олыяз авылында яшәүче Гөлмәдинә Гафурованы туган көне белән котладылар
Районыбызда 90 яшьтән узган тыл ветераннарын гомер бәйрәмнәре белән ил, республика җитәкчеләре тәбрикли. Район башлыгының котлау открыткасын, истәлек бүләкләрен Гөлмәдинә Гыймран кызына Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов тапшырды.
Гөлмәдинә Гыймран кызы 1932 елның 1 гыйнварында Олыяз авылында туа. Сугыш башланганда аңа 9 яшь була. Ул бу коточкыч көнне хәтерли, бу турыда һәрвакыт искә алып сөйли. “Көн аяз иде, авыл балалары һәм яшүсмерләр күңел ачып, кырда уйнаган вакытта, атка атланган бер егет килеп, сугыш башлануын хәбәр итте. Бу хәбәрне ишеткән һәр кеше куркудан елап җибәрделәр, тиз-тиз өйләренә йөгерештеләр. Һәр өйдә, шулай ук ирләрен һәм улларын сугышка алып китүләреннән борчылган һәм курыккан ата-аналар иде... Минем әтиемне дә фронтка алып киттеләр һәм без дүрт бала бик авыр шартларда калдык. Авылда яшәп, яшелчә бакчасы, ит өчен мал-туар булуга карамастан, энемне барыбер саклап кала алмадык, ул ачтан үлде” – дип сөйли Гөлмәдинә апа күз яшьләрен сөртеп.
Авыр сугыш еллары үтә, һәм 13 яшендә Гөлмәдинә апаны ерак Лаеш районына, Атабай авылына урман кисәргә җибәрәләр. Анда алар атка атланып баралар, салкында туңмас өчен, повозка артыннан йөгерәләр. Бу елларны ул бүгенге көнгә кадәр күз яшьләре белән искә ала, кечкенә кызларга мондый ир-ат хезмәтен башкару авыр була.
Гөлмәдинә апа 1956 елда Олыяз егете Гафуров Габделхәзир Гафур улына кияүгә чыга, дүрт бала таба. Кызганычка каршы, тормыш иптәше 37 яшендә, бик иртә үлеп китә һәм Гөлдәминә апа 4 бала – 2 малай һәм 2 кыз үзе генә үстерә.
Гөлмәдинә апа гомер буе колхозда эшли, шуннан лаеклы ялга чыга.
Хәзерге көндә Гөлмәдинә апа 2 малае белән бергә гомер итә. Аның 3 оныгы бар. Бүгенге көнгә кадәр үзенең кызыклы хикәяләре белән оныкларын сөендерә, булган хатирәләрен киләчәк буынга тапшыра. Бик мавыктыргыч итеп яттан шигырьләр сөйләргә дә ярата әле ул. 4 сыйныф белеме генә булган Гөлмәдинә апа үзе уйлап та шигырьләр сөйли, ә уллары язып барырга тырышалар. Балалары һәм оныклары аны бик хөрмәт итәләр һәм яраталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев