2 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Районыбызның медицина һәм мәдәният хезмәткәрләре Сабаның Төп Чыршысы янында Яңа ел бәйрәме уздырдылар (+видео)
Чыршы янында көндез балалар күңел ачса, кич белән кызыклы тамаша өлкәннәр өчен оештырылды.
-
Иске Мичәннең Ак әбисе Әлфия Латыйпованы туган көне белән котладылар
Районыбызда 90 яшьтән узган тыл ветераннарын гомер бәйрәмнәре белән ил җитәкчеләре тәбрикли. Котлау открыткасын Әлфия Латыйповага социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәев тапшырды.
-
Татарстанда иртәгә һава шартлары начараю көтелә
Шимбә һәм якшәмбе, 3 һәм 4 гыйнварда, актив көнбатыш циклоннары һәм аларның атмосфера фронтлары сәбәпле, Татарстанда һава торышы шартлары начараячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
-
Олыяз авылында яшәүче Гөлмәдинә Гафурованы туган көне белән котладылар
Районыбызда 90 яшьтән узган тыл ветераннарын гомер бәйрәмнәре белән ил, республика җитәкчеләре тәбрикли. Район башлыгының котлау открыткасын, истәлек бүләкләрен Гөлмәдинә Гыймран кызына Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов тапшырды.
-
Ризык белән агуланганда ничек беренче ярдәм күрсәтергә?
Сәламәт тәндә- сәламәт акыл
-
«Тимершык көндәлеге» авылдашлары арасында Яңа ел сораштыруы үткәргән (видео)
2025 ел нинди вакыйга белән истә калды?
-
Үз хәлеңне яхшыртырга нинди дога кылырга?
Җомга вәзгазе
-
Югары Симеттә «Хуш киләсең, Яңа ел» бәйрәме
Яңа ел алдыннан Югары Симет мәдәният йортында китапханә һәм Түбән Симет авыл клубы белән берлектә «Хуш киләсең, Яңа ел» дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.
-
Керемнәре зур булмаган гаиләләрнең коммуналь хезмәтләр өчен субсидия алу мөмкинлеге бар
Кеременең шактый өлеше торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә китә торган россиялеләр чыгымнарның бер өлешен дәүләт субсидиясе аша компенсацияли ала.
-
Яңа елның икенче көнендә районыбызда күптөрле мәдәни һәм спорт чаралары узачак
2 гыйнвар көнне кая барырга, ничек ял итәргә? Районыбызда узачак чаралар белән таныштырабыз.