Югары Симеттә «Хуш киләсең, Яңа ел» бәйрәме
Яңа ел алдыннан Югары Симет мәдәният йортында китапханә һәм Түбән Симет авыл клубы белән берлектә «Хуш киләсең, Яңа ел» дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.
Яңа ел алдыннан Югары Симет мәдәният йортында китапханә һәм Түбән Симет авыл клубы белән берлектә "Хуш киләсең, Яңа ел" дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Бу кичәгә авылның олысы да кечесе дә килде. Кичә башлангач, Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Әхмәдуллин Яңа ел тәбрикләвен җиткерде, һәркемгә сәламәтлек, аяз күк йөзе, 2026 елның мул, бәрәкәтле, имин килүен теләде. Кыш бабай белән Кар Кызы кичәдә бик күп кызыклы уеннар һәм конкурслар оештырды, аларда балалар да, өлкәннәр дә бик теләп катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев