Районыбызның медицина һәм мәдәният хезмәткәрләре Сабаның Төп Чыршысы янында Яңа ел бәйрәме уздырдылар (+видео)
Чыршы янында көндез балалар күңел ачса, кич белән кызыклы тамаша өлкәннәр өчен оештырылды.
Бәйрәм җыр-бию, кызыклы уеннар, Яңа ел тәбрикләүләре белән үрелеп барды. Райондашларны Яңа ел белән район үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов тәбрикләде, һәркемгә сәламәтлек, бәхет, иминлек теләде. Бәйрәм карарга килгән халык бүген аеруча активлык күрсәтте. Уеннарда катнашучыларга истәлек бүләкләре дә мулдан әзерләнгән иде. Бәйрәм Тимершык авыл җирлеге биләмәсендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән үтте. Халык рәхәтләнеп күңел ачты, биеде, Чыршы тирәли әйләнде. (ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯДА)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев