Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Иске Мичәннең Ак әбисе Әлфия Латыйпованы туган көне белән котладылар

Районыбызда 90 яшьтән узган тыл ветераннарын гомер бәйрәмнәре белән ил җитәкчеләре тәбрикли. Котлау открыткасын Әлфия Латыйповага социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәев тапшырды.

 Әлфия Талип кызы 1936 елның 2 гыйнварында Әлмәт районы Гаптрахман авылында беренче бала булып гади колхозчы гаиләсендә туа. Ул тууга аның әтисе Талыйп абый фаҗигале төстә вафат була. Кызга 12 яшь тулганда әнисе дә авырудан бакыйлыкка күчә. Әлфия апа әби-бабай тәрбиясендә кала. Гаптрахман авылы мәктәбендә 7 класс белем ала. Тырышып укый. Мәктәпне бетеругә ук төрле эшләрдә хезмәт куя. Ашлык эшкәртү вакытында амбарда, тегермәндә дә олылар белән рәттән эшләргә туры килә. Басуда газ торбалары салу өчен траншея казыганнарын, авылда урнашкан май заводында эшләгән елларын да еш искә ала ул. 1955 елда Саба районы Иске Мичән авылына Латыйпов Рафис абыйга тормышка чыга. Килугә үк яшь киленне төрле эш башкарырга колхозга эшкә чакыралар. Фермада сарыклар карый, амбарда эшли, чөгендер, бәрәңге басуларын эшкәртүдә катнаша. Лаеклы ялга чыкканчы Тукай исемендәге колхозда 30 ел хезмәт куя. Рафис абый белән бергәләп 6 бала устерәләр. Балалар барсы да укыйлар, уз тормышларын коралар. Кызганыч, әтиләре 2012 елда вафат була. Бугенге көндә Әлфия апа улы Рәфыйк һәм килене Нурфия белән яши. Алты бала да исән сау, 11 онык һәм 6 оныкчык кадерле әбиләре йортына һәрдаим кайтып торалар. Әлфия апа саулыгыннан зарланмый, тәрәзә төбендә гөлләре һәрвакыт чәчәктә. Ул яшәгән йортның капкасыннан кеше өзелми, үзе һәрвакыт ачык йөзле, кадерле "Ак әби” булып гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев