Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олыязның күркәм гаиләләре арасында бәйге үтте

Олыяз мәдәният йортында «Минем гаиләм киләчәккә, алга атлый» дип исемләнгән чарада өч гаилә катнашты.

 Бәйрәм Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтовның Олыяз авылының бергә гомер иткән иң өлкән парларын тәбрикләве белән башланып китте. Мондый олы хөрмәткә Илгизә һәм Самат Шиһабиевлар, Хөмәйрә һәм Миннәхмәт Галиуллиннар лаек булды. Аннары кичә күңелле уеннар  белән дәвам итте."Җавап бирә әниләр, ни диярләр әтиләр" дигән уены тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде. Анда бирем-сораулар аша гаиләләрнең татулыгы тикшерелде. Катнашучы парлар Энҗе һәм Ирек Галиуллин, Гөлия һәм Рузил Хаҗиахмәтов, Гөлинә һәм Азат Гатауллиннар тормыштагы кызыклы ситуацияләрнең күңелле чишелешләре белән бүлештеләр. Бердәм булып оешкан ярышта дуслык җиңде. Ахырдан катнашучыларга истәлек буләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев