Саба гимназиясендә әниләрне зурладылар
Гимназиядә укучыларның ялын һәм талантларын ачуга зур игътибар бирелә.
Саба гимназиясендә "Оҗмах әниләрнең аяк астында" дип исемләнгән конкурс узды. Әниләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, эстетик һәм артистлык күнекмәләрен формалаштыру, шулай ук гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм популярлаштыру максатында уздырылган чара бик матур үтте.
Балаларыбызның талантлары ачылуын күрү нинди шатлык. Бәләкәй артистлар әниләре турында шундый ихлас күңелдән шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар. Аларның һәр сүзендә, һәр нотасында мәхәббәт һәм наз сизелә иде. Безнең балалар - чын талантлар! Аларның һәркайсы белән горурланабыз. Мәктәп белән хезмәттәшлек иткән әниләребезгә, укучыларны өйрәткән сыйныф җитәкчеләренә рәхмәтләр җиткерәбез. Конкурс ахырында һәр укучыга лаеклы бүләк- гимназиянең Рәхмәт хаты тапшырылды.
дип уртаклашты директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Юнысова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев