Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Партия десанты» проекты эшли башлады

«Бердәм Россия» сәяси партиясе Халык программасын уңышлы тормышка ашыра һәм социаль объектларны төзүне һәм реконструкцияләүне контрольдә тоту өчен «Партия десанты» проектын эшләтеп җибәрде.

"Бердәм Россия"  сәяси партиясе Халык программасын уңышлы тормышка ашыра һәм социаль объектларны төзүне һәм реконструкцияләүне контрольдә тоту өчен "Партия десанты" проектын эшләтеп җибәрде. Проект  кысаларында программаның авыл һәм шәһәр  җирлекләре  Советы депутлары, хакимият, партиянең  җирле вәкилләре кергән эшче төркеме объектларга  чыгып, эшнең  сыйфатын тикшерде, заман таләбеннән чыгып бәяләп нәтиҗәләр ясады. Байлар Сабасында  яшәүчеләр  Закир Йосыпов урамындагы  яңа “Гаилә” паркы төзелешен аеруча көтеп алдылар. Паркта төзекләндерү эшләре әле дә дәвам итә. Подрядчылар асфальт-бетоннан тротуар җәя, яктырту лампалары, мәгълүмат такталары, эскәмияләр һәм урналар  куя. Парк биләмәсенә  агачлар утыртылды,  спорт тренажерлары  өчен агачтан  төз түбәләр корылды.  Кичләрен парк  төрле  төстәге утларның үзенчәлекле балкуы белән дә үзенә тарта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев