Печәннең икенче катын чабалар
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 13 июльгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, аграрийлар күпьеллыкларның икенче катын чабуга керешкәннәр.
Бу эш “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында, “Игенче”дә, Сатыш, Килдебәк бригадаларында башланып киткән. Берьеллыклар район буенча 957 гектарда (план 3140) чабылган. Барлыгы 79561 тонна сенаж салынган, 3376 тонна печән утарларга куелган. Уҗым культуралары өчен 2137 гектарда җир әзерләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев