“Президент ярышлары”ның региональ этабында районыбыз укучылары уңышлы чыгыш ясады
Яшьләребез булдыра!
24-26нчы апрель көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә мәктәп укучыларының “Президент ярышлары” Бөтенроссия спорт бәйгесенең региональ этабы булып үтте. Әлеге ярышта сайлап алу турыннан узган район командалары катнашты. Саба районы данын шәһәр мәктәпләре арасында Сәләтле балалар өчен “ОНИКС” мәгариф үзәге укучылары һәм авыл мәктәпләре арасында Югары Симет урта мәктәбенең укучылары яклады. Укучылар һәр спорт төрендә дә уңышлы чыгыш ясадылар һәм гомумкоманда зачетында Югары Симет урта мәктәбе командасы икенче, Сәләтле балалар өчен “ОНИКС” мәгариф үзәге беренче урынга лаек булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! “ОНИКС” командасына ярышның Россия этабында да уңышлар теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев