Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Пүкәлдә Рамазан гаете көнне балалар өчен күңелле бәйрәм оештырдылар

Балалар гына түгел, авыл халкы, кунаклар да рәхәтләнеп ял итте бу көнне.

  Пүкәл авылында Ураза гаете уңаеннан Үзәк мәйданда зур бәйрәм чарасы узды. Анда күңелле уеннар, дини викторина, спорт ярышлары, аниматор  белән ял оештырылды. Бәйрәм  чәй табыны артында дәвам итте. Пылау пешеру һәм табын әзерләүдә мәчеткә йөрүче ир-егетләр ярдәм итте. Бу эшне башлап йөруче Шәйхетдин хәзрәт Мансуров, Мөдәрис хәзрәт  Гыймранов. Шулай ук бар халыкка бушка татлы мамык, попкорнны Пүкәл авылы кияве Булат, Илназ өләштеләр. Балалар көне буе карусельдә, батут һәм биек тауда күңел ачтылар. Авыл халкы, кунаклар рәхәтләнеп ял итте бу көнне.
Киләчәктә ил-көннәр тыныч, имин булып, кабат бәйрәм  итәргә  язсын, дигән теләк белән таралды Пукәл авылы халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев