Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Радиожурналистлар кубогы Биектауга китте

Кичә, 12 август көнне, Сабаның “Олимп”  стадионында татар телендә сөйләүче радиостанцияләр арасында пляж волейболы турниры булып узды. Болгар» радиосының  җитәкчесе Илнур Фәйзрахманов нигез салган проект 6нчы тапкыр  2019 елда Казанда үткәрелеп, бәйгедә “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе  җиңү  яулаган  иде. Шуңа да турнирның  алдагысын  оештыручы итеп  “Дулкын” радиостанциясе билгеләнде. Ярышка  килүчеләр Сабада кунакларны  каршы  алуның  югары дәрәҗәдә икәнлеген билгеләделәр.

Республиканың «Татарстан», «Болгар», «Китап», «Тәртип»  «Актаныш FM»  «Нократ дулкыннары», «Татар»,  «Күңел», «Биектау FM», «Буа FM» радиолары һәм  пляж хуҗалары   волейболчылар катнашындагы  спорт бәйрәме Физкультурачы көне  алдыннан үткәрелде һәм эфир  журналистларының үзара  дустанә мөнәсәбәтләр коруына нигезләнде. Катнашучыларны Туган телләр һәм  халыклар бердәмлеге  елына туры  килгән  чара белән район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде, Сабадан һәркемнең  җиңүче булып китәчәген ассызыклап, һәр командага уңышлар теләде. Журналистларга парк буйлап экскурсия ясау мөмкинлеге дә тәкъдим ителде.  Шулай да җанатарларның төп игътибары уенчыларда булды. Киеренке, гадел ярыш шактый озак барды. Нәтиҗәдә, финалга дүрт команда чыкты: «Татарстан», «Тәртип», «Саба дулкыннары» һәм «Биектау” радиосы. Алар соңгы көчкә кадәр, җиңү өчен көрәште. Ахырда 1нче һәм 2нче  уеннар  өчен сабылылар белән биектаулылар   уйнады. Әмма көчләр никадәр генә тигез булмасын, турнирда беренче тапкыр катнашкан Биектау журналистлары күчмә кубокны быел үзләренә алды. Икенче урында - «Саба дулкыннары» командасы. «Татарстан» исә - өченчедә. “Саба безгә бик ошады. Ярышларга алдан  әзерләнгән  идек.  Шулай да сабалыларны  җиңү авыр бирелде. Киләсе  елга без  аларны Биектауда  көтеп калабыз. Бәлки кабат  финалчылар булырбыз”,– диде җиңүче команда  уенчысы Марат Хафизов.  Соңыннан радио журналистлары Лесхозда  экскурсиядә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев