Район Башкарма комитетында Саба гимназиясе укучылары экскурсиядә булды
Архивларда – халык хәтере мирасы
Район Башкарма комитетында Саба гимназиясенең 4 сыйныф укучылары класс җитәкчесе Ләйсән Рафаэлевна Зиннәтуллина белән экскурсиягә бардылар. Архив бүлеге җитәкчесе Альбина Нәкыйп кызы архив биналары буйлап экскурсия үткәрде, тарихи кыйммәткә ия булган документларны күрсәтте. Очрашу барышында укучылар архив эшенең нәрсә икәнен, аларның ни өчен кирәклеген һәм аларда нинди документлар булуын белделәр. Үсеп килүче буын вәкилләрендә меңләгән архив эшләрен сыйдыра торган архив саклагычның үзендә булу зур кызыксыну уятты.
Башкарма комитет җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча урынбасары - инвестицион үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү бүлеге башлыгы Илнур Илдус улы Котдусов балаларга аңлаешлы формада Башкарма комитетның структурасы һәм төп вәкаләтләре, шулай ук җирле үзидарә органнарының функцияләре һәм бурычлары турында сөйләде.
Укучылар киләчәк буыннар өчен архив документларын саклау шартлары турында белделәр. Архив эшендә цифрлаштыру турында экскурсиядә катнашучыларга документларны цифрлаштыру кабинетында сөйләделәр, анда укучыларга «Элар» планета сканерында кәгазь документларның гомерен озайту һәм аларны электрон күренешкә күчерү өчен уникаль мөмкинлек тәкъдим ителде. Чара азагында укучылар рәхәтләнеп фотога төштеләр һәм үзләренең фотосурәтләрен архив өчен калдырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев