Район башлыгы Рәис Миңнехановның Бөек Җиңү көне белән котлавы
1945 елның 9 мае – кадерле, истәлекле, хәтердә сакланачак көн.
Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын вәкилләре, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле райондашлар!
Күпмилләтле илебезгә кабат бик күп корбаннар һәм тиңдәшсез батырлык бәрабәренә яулап алынган 81нче Җиңү язы килде. Бу көнне һәркем дулкынланып көтеп ала. Еллар узса да, 1945 елның 9 мае – кадерле, истәлекле, хәтердә сакланачак көн. Изге яуда илебезгә азатлык һәм бәйсезлек китерүчеләргә карата йөрәкләрдәге рәхмәт һәм хөрмәт хисләре шушы еллар эчендә кимемәде, ә киресенчә гел арта гына бара. Ветераннарыбызның чиксез каһарманлык үрнәге безнең күңелләрдә яши һәм алар белән һәрчак горурланачакбыз. Фронтовикларның батырлыгы алдында баш иябез. Дошманга каршы нәфрәт уяткан бу көрәш 1418 көн һәм төн дәвам итә һәм бары дүрт елдан гына Җиңү белән тәмамлана. Җитди һәм яхшы хәзерлекле дошман көчләренә каршы аяусыз сугышта совет халкы матур сыйфатларын – ватанпәрвәрлек хисен, ихтыяр көчен, рух ныклыгын һәм үз-үзен корбан итәргә әзерлеген күрсәтте. Әлеге уртак көрәшкә Саба районы халкы да үзеннән зур өлеш кертте. Изге яуга киткән 8427 кешенең 4989ы батырларча һәлак булды яки хәбәрсез югалды. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 3767 райондашыбыз орден-медальләр белән бүләкләнде. Иван Башкировка (Завод-Нырты), Гали Закировка (Саба), Зәки Хәбибуллинга (Югары Утар), Вәли Хаҗиевка (Оет) Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 2 якташыбыз – Корбангали Тимергалиев, Габдулла Мотыйгуллин Дан орденнарының тулы кавалеры булды. Тылдагы батырлыклары өчен 5100дән артык райондашыбыз “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Авыр елларда “Барысы да фронт өчен! Җиңү өчен!” дип яшәгән буынның геройлыгы чиксез олылауга лаек. Сугыш бик күпләрнең туганнарын, якын кешеләрен тартып алган, әмма йөрәкләрдә уелган исемнәрне, хатирәләрне беркем тартып ала алмый. Безнең төп бурычыбыз – Бөек Ватан сугышы фронтларында кулына корал тотып көрәшкән һәм тылда фидакарь хезмәт куйган һәркемне: яу кырында батырларча һәлак булганнарны, җиңүчеләр булып районыбызга әйләнеп кайтканнарны, тылда фидакарь хезмәт куйганнарны исемләп атау һәм киләчәк буыннарга амәнәт итеп тапшыру.
Илебездә Россия халыкларының бердәмлеге елы бара. Милләтара татулыкны саклау – тыныч тормышның мөһим шарты. Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы буларак та Ватаныбызны саклап көрәшкән һәм ал-ялны белми тылда эшләгән һәркемгә олы ихтирам һәм хөрмәт күрсәтергә бурычлыбыз. Беркемнең дә, беркайчан да дәһшәтле сугыш фаҗигаләрен онытырга хакы юк. Махсус хәрби операциядә Россиянең иреген, намусын һәм абруен саклаучыларны да истән чыгармыйк. Күрсәтелгән гуманитар ярдәм барысының да рухын күтәрсен, ә иң мөһиме – барысының да исән-имин кайтуларын телим. Ватаныбыз мәнфәгатьләре сагында торучы егетләрдән дә яхшы хәбәрләр генә килсен, аларның гаиләләрен сабырлыктан аермасын иде.
Дөньялар тыныч булып, һәркемгә бәхетле тыныч тормышта иминлектә яшәргә насыйп итсен. Җиңү шатлыгы һәм хәтер безнең йөрәкләрне берләштерсен. Һәркайсыгыз сәламәт, озын гомерле булсыаяз күктән кояш елмайсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев