Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район эчке эшләр бүлегендә тантаналы чара

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

 

   Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен  һөнәри бәйрәмнәре  белән  котлады. «Сезнең авыр, әмма бик кирәкле һөнәрегез аерым сыйфатлар таләп итә: батырлык, фидакарьлек, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзерлек», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. Республика җитәкчесенең чыгышын онлайн режимда Саба эчке эшләре бүлеге   хезмәткәрләре дә тыңлады. Аннары коллективны Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән   башкарма  комитет җитәкчесе Марат Ишниязов, бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлов, район суды рәисе Дамир Сабиров,  эчке эшләр бүлегенең җәмәгать советы рәисе Рөстәм Исмәгыйлов  котлады. Бүлектә хезмәт  вазифаларын озак  еллар нәтиҗәле башкаручыларга “Мактаулы  хезмәткәр”   күкрәк  билгесе, I, II, III дәрәҗә “За отличие  в  службе” медальләре, Саба  муниципаль районы Советы  Грамотасы, район башлыгының Рәхмәт  хатлары тапшырылды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев