Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район Советы утырышында «Җырлыйк әле» шоу-проекты призерларын бүләкләделәр

Бүген Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы күңелле мизгелләр – хезмәттә югары нәтиҗәләргә ирешүчеләрне, шулай ук «Җырлыйк әле» шоу-проекты призерларын бүләкләүләр белән башланып китте

 

  Бүген  Саба  муниципаль район Советының чираттагы  утырышы күңелле  мизгелләр – хезмәттә югары  нәтиҗәләргә  ирешүчеләрне, шулай ук «Җырлыйк әле» шоу-проекты призерларын  бүләкләүләр белән башланып  китте. Финанс-икътисадый эшчәнлектәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “АК БАРС” акционерлык коммерциячел банкы Саба өстәмә офисы җитәкчесе Исхак Галиев Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Республикада физик культура һәм спортны үстерүгә өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен  “Олимп” спорт мәктәбе”   бюджет учреждениесенең самбо буенча тренеры Марат Шәрифҗанов “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Район җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренә диспансеризация үткәрүне оештыруда актив катнашуы өчен “Ак Барс-мед” иминиятләштерү компаниясе” җәмгыятенең Саба районындагы төбәк директоры Рафаэль Сөнгатовка Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәте белдерелде.

   Үзешчән сәнгать иҗатын пропагандалау һәм үстерү, яңа талантларны ачыклау, халыкны татар халык җырлары аша милли мәдәният чыганакларына якынайту максатыннан, 2022 елда район оешма-предприятиеләре, учреждение коллективлары һәм авыл җирлекләре арасында үткәрелгән  «Җырлыйк әле» шоу-проектында Саба зонасы буенча «Татавтодор» акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең Саба районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, 129нчы янгын сүндерү часте, 4нче эзләү-коткару отряды, “Балалар иҗат үзәге” балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе, Шәмәрдән зонасы буенча Шәмәрдән лицее I дәрәҗәдәге Дипломнар (1нче  урыннар),  Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе, “Рамазан” җәмгыяте коллективы,   Федераль казначылык идарәсенең  район  бүлеге, финанс-бюджет палатасы, казначылык департаментының Саба районы территориаль бүлеге – I дәрәҗәдәге Дипломнар (2нче  урыннар),   Саба “Балачак” балалар бакчасы,  гимназия III дәрәҗәдәге Дипломнар белән  бүләкләнделәр.

  Авыл җирлекләре арасында Дипломнарга Эзмә (1 урын), Түбән Шытсу, Килдебәк (2 урыннар),  Шекше, Мишә авыл җирлекләре (3нче урыннар) лаек булды.

   Утырышны  район  Советы рәисе, район башлыгы  Рәис Миңннеханов  алып  барды. 2022 елга   Саба муниципаль районының бюджеты үтәлеше турында һәм  Саба  муниципаль районы  Советының “Саба  муниципаль районы 2023 елга  һәм 2024-2025 елларның  план  чорына бюджеты турында”гы  карарына үзгәрешләр  кертү хакындагы көн тәртипләре буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов чыгыш  ясады.   Район башлыгы гражданнардан җир  салымы  җыйнауның – 90,2,  физик  затлар кеременнән салым тоту планының 94,9 процентка гына  үтәлүен искәртеп, җирлек башлыкларына  бу мәсьәләгә игътибарны арттыру зарурлыгына тукталды. Алдагы  көн тәртипләре  буенча утырышта катнашучыар җир һәм  милек  мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алим Галиуллин, район  башлыгы  урынбасары  Расих Закирҗанов,  башкарма комитет җитәкчесе  урынбасары Марат Кәримов, башкарма  комитетның инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Эльмир Рамазанов  чыгышларын тыңладылар. Марат  Кәримов  Бөек  Җиңүнең 78 еллыгын  билгеләп  үтүгә әзерлек  максатында  күреләчәк  чаралар турында  сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев