Районда “Җәяүле” чарасы үткәрелә
Профилактик чара
Районда 31 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр "Җәяүле" профилактик чарасы үткәрелә. Юл-урам аркылы чыкканда җәяүлеләргә юл бирү, караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементларны куллану – менә шуларга аеруча зур игътибар биреләчәк. Агымдагы елның 9 аенда җәяүлеләр катнашында килеп чыккан аварияләрдә 46 кеше үлгән. Шуларның 10ысы “зебралар”да һәлак булган. Чара әнә шундый аянычлы үлемнәрне кисәтү максатында үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев