Районда хокук бозуларны профилактикалау эше тикшерелде
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча районда профилактика эшен камилләштерүнең өстенлекле бурычлары һәм юнәлешләре билгеләнде.
2025 елның 19-20 ноябрендә Татарстан Республикасы хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе Саба муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышын өйрәнде.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгыннан, балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе, җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең (ФСИН) республикасы идарәсе, Алкоголь инспекциясе, Юстиция, Сәламәтлек саклау, Яшьләр эшләре, Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре әлеге ведомстволар карамагындагы район учреждениеләренә комплекслы тикшерү үткәрде. Татарстан Республикасының «җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасы кысаларында процесслы чаралар комплексын гамәлдә гамәлгә ашыруны анализлауга аерым игътибар бирелде. Соңыннан алар районның барлык хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләрен һәм авыл җирлекләре башлыкларын эш нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Әйтик, ФСИН идарәсенең җәмгыятьтән изоляцияләүгә бәйле булмаган җәзаларны үтәүне оештыру бүлеге инспекторы Данис Миңнегулов чыгышыннан күренгәнчә, Арча муниципальара филиалында (дослокация урыны Сабада) 24 кеше исәптә тора. Җәза үтүчеләр саны 2024 ел күрсәткеченә карата кимегән. Учеттагыларның бер төзәтү, 3се мәҗбүри эшләргә тартылучылар. Филиал хөкем ителүчеләрне наркоманиядән (алкоголизмнан) дәвалану һәм тернәкләндерү узарга җибәрү мәсьәләсендә Саба үзәк хастаханәсе белән актив хезмәттәшлек итә. Хөкем ителүчеләрнең кабат җинаять кылуга юл куймавына юнәлдерелгән профилактик чаралар филиал хезмәткәре тарафыннан тулы күләмдә үткәрелә.
Киңәйтелгән киңәшмәне алып барган юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов һәр чыгыш ясаучыга карата үзенең тәкъдимнәрен җиткерде.
Юстиция министрлыгы вәкилләре тарафыннан муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару һәм документларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре каралды. Регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җирлекләрдән җыю тәртибенә аерым игътибар бирелде. 2024 елда һәм агымдагы елның 10 аенда Саба районыннан регистрга кертү өчен 1468 норматив хокукый акт, шулай ук аларга өстәмә 143 белешмә кергән. Районның юридик хезмәте хезмәткәрләренә муниципаль актларны кануннарга туры китерү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде, шулай ук дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эшнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм нормалар чыгару эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында гамәли киңәшләр бирелде.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча районда профилактика эшен камилләштерүнең өстенлекле бурычлары һәм юнәлешләре билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев