Райондашыбыз Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге республика форумында катнашты
Чара мөселман яшьләрен террорчылык һәм экстремизм юлыннан саклау, аларны дөрес юнәлешкә юнәлтү максатыннан оештырылды.
25-26 октябрь көнне Казан шәһәрендәге "Әхмәдзәки" мәчете базасында Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге республика форумы ачылды. Фәнни җылыш "Рухи куркынычсызлык Архитектурасы: яшьләр мәсьәләсе",- темасы астында узды. Оештыручылар- ТР Террорчылыкка каршы комиссия , "Маяк Доброты" Хәйрия фонды, АНО "ИКЦ "Диалог" Әхмәдзәки" мәчете.
Чара мөселман яшьләрен террорчылык һәм экстремизм юлыннан саклау, аларны дөрес юнәлешкә юнәлтү максатыннан оештырылды.
Чараның төп аудиториясе ТР районнары имам-мөхтәсибләренең яшьләр эшләре буенча ярдәмчеләре, башлангыч һәм урта белем бирүче мөселман оешмалары мөгаллим һәм мөгаллимәләре.
Форумның кунаклары: ТР мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин, Федераль Салым Инспекциясенең Татарстан буенча идәрәсе җитәкчесе, Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның оныгы Марат Сафиуллин, Татарстанның башкарма комитетыннан РФ сенаторы Тимур Нагуманов, ТР Террорчылыкка каршы комитеты аппарат җитәкчесе Илдус Гәрәев булды.
Әлеге чарада Саба мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Алмаз Галимҗанов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев