Районның тупланма бюджеты чыгымнары үтәлеше 96 процент тәшкил иткән
Бүген Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә 10 мәсьәлә кертелгән иде.
Бүген Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә 10 мәсьәлә кертелгән иде. Утырышны район Советы рәисе, район башлыгы Рәис Миңннеханов алып барды. Саба муниципаль районының 2024 елгы бюджеты үтәлеше, 2025 һәм 2026-2027 елларның план чорына Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджетына үзгәрешләр кертү хакындагы көн тәртипләре буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов чыгыш ясады. Мәгълүматтан файдаланучыга аның гарызнамәсе буенча Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү тәртибенә, Саба муниципаль районы территориясендә гражданнардан сорашып белешүне билгеләү һәм үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакындагы һәм башка көн тәртипләре буенча сүз юридик бүлек начальнигы Альберт Миникаевка бирелде. Декларция бирү таләпләрен үтәмәгән җирлек башлыкларына карата җаваплылык чараларын куллану турында район башлыгының коррупциягә каршы сәясәт буенча ярдәмчесе Азат Хәлилов чыгыш ясады. Саба муниципаль район Советының 13.12.2024 ел, №299 карары белән расланган 2025 елга Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы милкендәге һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы муниципаль берәмлекләре милкендәге мөлкәтне хосусыйлаштыруның фараз планына (программасына) үзгәрешләр кертү турында мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алим Галиуллин таныштырды. Утырышта каралган мәсьәләләр буенча карарлар тулысынча кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев