Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбыз “Автобабае” билгеле булды

Ел саен Өлкәннәр көне алдыннан Сабада “Автобабай” бәйгесе уздыру – матур традиция.

 

 

     Ел саен Өлкәннәр көне алдыннан Сабада “Автобабай” бәйгесе уздыру – матур традиция. Кайбер районнарда әлеге чараны быел беренче тапкыр гына оештырганнар. Бездә инде бәйге 2013  елдан   бирле гамәлдә. Ул вакытта ярышырга яше 60тан узган биш ир-ат  килгән  иде. Болар инде гомер буе машинадан төшеп тә тормаган, төрле маркадагы  тимер атларны иярләгән йөртүчеләр. Районның беренче “Автобабае”  булып Сабадагы һөнәри-техник училищеда директор булып эшләгән җитәкче-ветеран Хәлил Абдуллин танылды. Ул 2014 елда да иң  яхшы нәтиҗә  күрсәтте. Танышлары, катнаш, җиңәсең, дигәннәр дә,  үзен  сынап  карарга уйлаган. Гомумән, бәйгегә тәҗрибәле шоферлар, мәктәпләрдә укучыларны юл хәрәкәте  кагыйдәләренә  өйрәткән остазлар килә. Яшем туры  килсә барып карар идем, диючеләр дә байтак. “Автобабай” булырга  пенсиягә  чыгу  яшенең күтәрелүе комачау итми, лаеклы ялга китмәгәннәр дә катнаша ала. Теләк кенә  кирәк. Ярышта имтихан бирә алмаган  өчен машина  йөртү таныклыгыннан   мәхрм итмиләр. 

 Өлкәннәрнең юл хәрәкәте  кагыйдәләрен истә  чыгармауларын профилактикалау   максатын  күздә тотып  ЮХИДИ бүлекчәсе һәм “Юл  хәрәкәте иминлеге” бюджет учреждениесенең район бүлеге дәүләт автоинспекторлары белән берлектә оештырган бәйгедә быел 8 “Автобабай” катнашты.  Алар теоретик һәм практик биремнәрдә сыналдылар. Башта компьютер каршына утырып, юл йөрү кагыйдәләре буенча 20 сорауга дөрес җавап эзләделәр. Сабадан Наил Исмәгыйловка имтиханны бер  ялгышсыз бирер өчен 2 минут 56 секунд  вакыт  җитте. Иләбәрдән Рафис  Гайфиевның да бер генә хатасы бар  иде. Аннан соң практик өлештә  автодромда машинаны төрле каршылыклар аша фигуралы йөртү бәйгесе  булды. “Змейка”дан бару, арт һәм ян белән гаражга  керү – болар, әлбәттә, зур  төгәллек   сорый. Наил Исмәгыйловны әлеге турны да  штрафларсыз   узды. Иске Мичәннән Рамил Мостафин да вакыт буенча аннан  калышмады.

  Ике  тур  очколарын исәпләгәннән  соң 1нче  урын быел да Наил Исмәгыйловка  бирелде. Бу инде аның  6нчы җиңүе һәм призер булуы. ”Алтмыш яшем тулганнан  бирле  катнашып  киләм. Кагыйдәләрне яттан беләм, Әмма үзгәрешләр кертелеп тора. Шуңа күрә кабатларга  кирәк. Республика этабына дүрт тапкыр  бардым. Анда иң яхшы нәтиҗәм – 2нче  урын”,– диде 2024 ел ”Автобабае”.  Аның бер тапкыр да  кагыйдә бозып, штрафка тартылганы булмаган.

 Рафис Гайфиев – 2нче, гимназиядә укучыларны юл  хәрәкәте  кагыйдәләре буенча  ярышларга күп әзерләгән   Габид Котдусов 3нче  урынны  алды.

Быелгы бәйге “Автоәби”  номинациясе  кертелүе белән дә истә калачак. Хәзер өлкән яшьтәге ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да руль артына утырып машинада җилдерә. Быел берүзе  катнашканлыктан, “Автоәби” титулы  автомат рәвештә “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәковага бирелде. Бәйгедә кайбер “автобабай”ларга  караганда  да  яхшырак нәтиҗә күрсәтте  ул.

 “Килгәнегез  өчен барыгызга да зур рәхмәт.  “Бабайлар” тәҗрибәсен югалтмагансыз. Киләсе елларда  конкурсларда  катнашырга  язсын. Хәзер инде тантаналы өлешкә   күчәбез”,– диде ГАИның район бүлекчәсе начальнигы  вазифаларын  башкаручы   Илнур Насыйбуллин Грамоталар Гайфиевка  “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең район  бүлекчәсе  начальнигы Гүзәл Ягәфәрова әзерләгән кыйммәтле бүләкләрне тапшырыр  алдыннан.

“Автобабай”ның республика этабы Өлкәннәр ункөнлеге  кысаларында 3 октябрьдә Казанда була. Район данын кабат Наил Исмәгыйлов  яклый. Аңа барысы да  уңышлар теләде.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев