Районыбыз укучылары хезмәттә чыныга
Хезмәт һәм ял чиреге дәвам итә
Район Башкарма комитетының «14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру турында» 18.05.2026 №533 – п карары нигезендә җәйге каникуллар чорында 733 балигъ булмаган баланы Саба муниципаль районы оешмаларына эшкә урнаштыру планлаштырыла. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүчеләр белән балигъ булмаганнар өчен 417 эш урыны булдыру турында килешүләр төзиячәк. 316 балигъ булмаган бала үз эшләрен үзмәшгульләр буларак оештыра. Укучылар районның торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм бюджет оешмаларында хезмәт куя. Июнь аенда 165 укучы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша, 130 укучы үзмәшгуль буларак теркәлеп эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев