Сабада юл-транспорт һәлакәте теркәлде
Район яңалыклары

Сабада юл-транспорт һәлакәте теркәлде

Юл фаҗигасендә 1998 елгы бер ир-атның гомере өзелгән, аның ике кечкенә баласы ятим калган.

Шимбә көнне районыбызда юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Төнге сәгать 11ләр тирәсендә «Лада» (ВАЗ‑2121) автомобилен йөртүче Байлар Сабасының Закир Йосыпов урамы ягынан хәрәкәт иткәндә, Юл хәрәкәте  кагыйдәләренең 10.1 һәм 9.10 пунктларын бозып, имин тизлек режимын  сайламаган. Шуның нәтиҗәсендә идарәне югалткан  һәм автомобиль хәрәкәт итү юнәлешендә юл читенә тәгәрәп төшкән.

 Юл фаҗигасендә 1998 елгы бер ир-атның гомере  өзелгән, аның ике кечкенә баласы ятим  калган.  Автомбильне  йөртүче шулай ук тән җәрәхәтләре  алган. Ул 2019 елда ел  ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан  мәхрүм ителгән булган. Гаеплелекнең соңгы нәтиҗәсе тикшерү чаралары уздырылганнан соң белдереләчәк.


Нет комментариев