Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызда кыр эшләре башланды

Районыбыз игенче-механизаторлары кырга чыкты

 Беренчеләрдән булып эшкә “Мөхәммәтшин”  крес­тьян-фермер  хуҗалыгында  керештеләр. Механизатор Рәис Шакиров кырларны “Туман» агрегаты белән ашлый, агротехник  чараны  сыйфат белән үти. “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең  Килдебәк бүлекчәсендә дә күпь­еллык үләннәрне гектарына 1,8 центнер исәбеннән аммиак селитрасы белән тукландыралар. Механизатор Айнур Сафиуллин кичә ”МТЗ-2121” тракторында 30 гектарда эш башкарды. “Шытсу” җәмгыятендә 150 гектарда күпьеллыкларны, 100 гектарда   көзге культураларны тукландырдылар. "Сатыш", “Нырты”, “Туган як” хуҗалыкларында да үләннәр агротехник срокларда сый ала. Көзге культураларны азотлы ашламалар белән иртә язгы тукландыру аларның тиз үсешен стимуллаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев