Районыбызның дүрт авыл җирлеге республика конкурсында 2 миллион сумлык грант отты
Әлеге хәбәр Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының оештыру комитетында билгеле булды
Авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республика конкурсына йомгак ясалды. Әлеге мәсьәлә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының оештыру комитеты утырышында каралды. Барысы 43 районнан 305 гариза бирелгән була. Җинүчеләр исемлегенә кергән 170 авыл җирлегенең дүртесе Саба районыннан. Алар – Тимершык, Шәмәрдән, Арташ, Олы Шыңар авыл җирлекләре. Аларга 2шәр миллион сум биреләчәк. Бу акчалар авыл җирлекләренең матди-техник базасын ныгыту, төзекләндерү, социаль инфраструктурасын үстерү һәм башка социаль әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев