Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызның күркәм парлары «Гаилә җылысы» белән бүлештеләр

Гаилә фестивален узган җомгада Шәмәрдәндәге «Яшьлек» яшьләр үзәге оештырды. «Сабантуй» спорт комплексында узган чарага районыбызның 20 яшь гаиләсе чакырылып хөрмәтләнде.

 Узган ел Татарстан Республикасы Яшьләр Министрлыгының яшьләр сәясәте учрежденияләре арасында үткәрелгән грантлар конкурсында ул "Гаилә җылысы" проекты белән җиңү яулап, 960 мең сум күләмендә грант отуга ирешкән иде. Әлеге бәйрәм чарасы да шул проектны тормышка ашыру максатыннан районыбызның иң күркәм парларын бергә очраштырды.

Бәйрәм районыбыз яшьләре Олы Шыңар авылыннан Фаяз Садыйков һәм Ания Ахунҗанованы законлы никахлаштыру тантанасы белән башланып китте. Әти-әниләре, якыннары һәм бәйрәм кунаклары каршында яшьләр мәңге бергә булырга вәгъдәләштеләр, бәхетле мизгелләренең тәүге шаһиты – алтын балдаклар белән алыштылар. Бу шатлыклы көннәре белән район башкарма комитеты  аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов, мәктәп директоры Рамил Мөбарәков  котлады, изге теләкләрен әти-әниләре, туганнары да җиткерде. Фаяз Олы Шыңар мәктәбендә физик тәрбия дәресләреннән укыта, Ания быел медицина көллиятен тәмамлап фельдшер белгечлеге алган. Яшьләр үзебезнең районда төпләнеп калырга ниятлиләр. Тәбрикләүләрдән соң кәләш белән кияү вальсына залда утыручы парлар да кушылды.

Гаилә кору – Аллаһы Тәгалә каршында да зур вазыйфа. Динебез никахлашучыларга нинди таләпләр куя, ир белән хатынга нинди вазыйфалар йөкли, бу хакта чараны алып баручы – үзе дә 6 бала әтисе булган Мөдәрис хәзрәт Гыймрановның вәгазен яшьләр генә түгел, гаилә тормышында инде азмы-күпме тәҗ­­рибәләре булган  парлар да  кы­­зыксынып тыңладылар.

“Никах ул матур, табыны да матур. Әмма ... никахтан соң ир кешенең –күзе, ха­­тынның теле ачыла, диләр. “Иң ях­шы мөселман – үзенең гаиләсенә иң яхшы мөнәсәбәттә булганы” дие­лә хәдистә дә. Һәрвакыт үзара аң­лашучанлык, мәхәббәт булсын ди­сәгез, гаиләгездә – дин, үзегездә иман булсын”, – дип нәсихәтен бирде хәзрәт.

Бәйрәм чарасы гаиләләр өчен оеш­тырылган төрле кызыклы кон­курс­лар белән дәвам итте. Ирләр – бәбине биләүгә төрү, хатын-кыз­лар йорт токмачы кисү кебек бәй­геләрдә ярыштылар, аларны эк­зотик ризык – роллылар, агачтан эскәмияләр ясау буенча мас­тер-класслар алыштырды, Казан бел­гечләре тарафыннан психологик тренинглар үтте. Конкурс нә­ти­җәләре буенча иң булган, өлгер гаилә дә ачыкланды. Шәмәрдәндә яшәү­че Айгөл һәм Илмир Насиров­лар җиңүче дип табылды.

“Без мон­дый чараларда катнашырга бик яра­табыз, беренчелекне яуларбыз дип уйламаган идек тә. 3 бала үс­терәбез, олысына 13, кечесенә 5 яшь. Күптәнге хыялыбызда булган яңа йорт җиткереп киләбез. Сәя­хәт кылырга яратабыз. Икебез дә эш­либез. Илмир да, мин дә динле гаи­ләләрдә тәрбияләндек. Ирем 8 балалы гаиләдә алтынчы бала булып  үскән. Без гаиләдә 3 кыз, бер малай идек. Бүгенге тормышыбызга шөкер кылып яшибез, әлхәмдүлилләһ. Һәр гаиләгә дә тугры иман, бәхет, тәүфыйклы балалар телибез”, – дип хис-кичерешләре уртаклашты соңыннан Айгөл Насыйрова.

Бәйрәмдә катнашучыларны «Татарстан хатын-кызлары» төбәкара оешмасының Саба филиалы, район­ның «Әтиләр советы», район ЗАГС бүлеге вәкилләре дә  котлады.

Җиңүчеләргә һәм  барлык кат­­на­шучыларга Сабадагы махсус ки­бетләргә түләүле сертификатлар тапшырылды. Очрашу чәй табы­ны артында күңелле, эчкерсез арала­шу белән төгәлләнде.

Чарадагы фотолар белән монда танышырга мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев