Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гаилә көне уңаеннан Сабаның яшь парлары өчен гаилә фестивале узды

«Сабантуй» спорт комплексында узган чарага районыбызның 20 гаиләсе килде.

 Бәйрәм чарасын Шәмәрдәндәге  "Яшьлек" яшьләр үзәге оештырды. Узган ел Татарстан Республикасы Яшьләр Министрлыгының яшьләр сәясәте учрежденияләре арасында үткәрелгән грантлар конкурсында, "Яшьлек"тәге кызлар-егетләр "Гаилә җылысы" проекты белән җиңү яулап, 960,000 сум күләмендә грант отуга ирешкәннәр иде. Гаилә көне уңаеннан оештырылган әлеге бәйрәм чарасы да шул проектны тормышка ашыру максатыннан үткәрелде.

 Бәйрәм районыбыз яшьләре Олы Шыңар авылыннан Фаяз Садыйков һәм Ания Ахунҗанованы район ЗАГС бүлеге вәкилләре тарафыннан законлы никахлаштыру тантанасы белән башланып китте.  Бәхетле көннәре белән яшьләрне район башкарма комитеты  аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов, мәктәп директоры Рамил Мөбарәков  котлады, изге теләкләрен әти-әниләре, туганнары да җиткерде.

 Бәйрәм чарасы гаиләләр өчен оештырылган төрле кызыклы конкурслар белән дәвам итте. Яшьләр өчен бәбине биләүгә төрү, йорт токмачы кисү кебек бәйгеләр оештырылды, роллар, эскәмияләр ясау буенча мастер-класслар, психологик тренинглар үтте.

 Фестивальне алып баручы Мөдәррис хәзрәт  Гыйльмановның үтемле вәгазе тулыландырды. Бәйрәмдә катнашучыларны «Татарстан хатын-кызлары» төбәкара оешмасының Саба филиалы җитәкчесе Илмира Галимуллина, район хәрби комиссары, районның «Әтиләр советы» җитәкчесе Фәнис Закиров, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шәфыйкова да сәламләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев