Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызның хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Авыл хуҗалыгы җитеш­терү­ендә күпьеллык нәтиҗәле хез­мәтләре һәм югары күрсәт­кечләре өчен, “Игенче” җәмгыяте сыер савучылары Гөлүсә Камил кызы Галиева; Нурзидә Габделнур кызы Мөхәммәтгалиева; Рушания Рә­шит кызы Сабир­җанова; бозау караучы Илназ Мидехәт улы Га­лимов; машина йөртүче Флүр Гыйлфан улы Кәримов; эретеп ябыштыручы Айдар Мәсгут улы Нурисламов; токарь Марат Миннәхмәт улы Рамазанов; тракторчы-машинистлар Әнәс Нурихан улы Рәхмәтуллин; Илшат Мәксут улы Шәрипов; ветеринария санитары Айдар Кәшип улы Хөсәенов; авыл хуҗалыгы тармагының бух­галтерлык хисабы һәм хисап системасында күпьеллык на­муслы хезмәте өчен бухгалтер Рания Рамил кызы  Николаева Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Саба муниципаль районы Советының оештыру бүлеге баш белгече Венера Нурислам кызы Вилданова Саба муниципаль райо­ны Мактау грамотасы белән бү­ләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев