Районыбызның хезмәт алдынгыларын тәбрикләделәр
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Районның торак-коммуналь хуҗалыгы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Торак милекчеләре ширкәтләренә хезмәт күрсәтү үзәге» җәмгыяте территорияләрен җыештыручы Мансур Исмәгыйль улы Шәкүров; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Туган Як» җәмгыяте слесаре Гаделхан Раиф улы Ибраһимов; үсеп килүче буынны укытуда һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “ОНИКС мәгариф үзәге” директорының фәнниинновация эшләре буенча урынбасары Гөлшат Нәкыйп кызы Баһавиева; Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Марсилә Миңнәхмәт кызы Гарифуллина; Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Макаров Анатолий Владимирович; Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Илүзә Марат кызы Миңнебаева Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның социальикътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов Саба муниципаль районының Алтын билгесе белән бүләкләнде. Җирле үзидарәнең финанс органнарындагы намуслы хезмәтләре өчен Финанс-бюджет палатасының исәп һәм хисап бүлеге баш белгече Эльмира Ильянур кызы Вәлиева; Финанс-бюджет палатасы каршындагы үзәкләштерелгән бухгалтериянең әйдәп баручы бухгалтеры Ләйсән Кәбир кызы Шәймәрданова; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Игенче» җәмгыяте сыер савучысы Фәния Фәнил кызы Хөсәенова; «Туган Як» җәмгыяте терлекчесе Илһамия Мөнир кызы Нәҗмиева; ветеринария өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Иске Икшермә ветеринария участогы мөдире Рушан Исмәгыйль улы Дәүләтов; районның агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Восточный» җәмгыяте участок начальнигы Азат Абдулла улы Газизов; дуңгызчылык комплекслары һәм механикалаштырылган фермалар операторы Гөлнара Тимергали кызы Ханипова; котельный операторы Хәлил Хөснулла улы Шәрифуллин; үсеп килүче буынны укытуда һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Илдус кызы Анисимова; Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Айдар Рәшит улы Әхмәтов; Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбенең уку эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Зәкәр кызы Мәхмүтова Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев