Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рәссам Мөдәрис Минһаҗев күргәзмәсендә сәнгать мәктәбе укучылары булды

Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар мәктәбендә белем алучы укучылар укытучылары белән бергә танылган рәссам Мөдәрис Минһаҗевның район мәдәният йортында оештырылган күргәзмәсендә булдылар.

 Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләр арасында индустриаль һәм табигый пейзажлар, портретлар һәм натюрмортлар бар. Рәссам иҗатында яңа юнәлешкә орнамент темасына аерым урын бирелә. Автор орнаментны милли архетипларны аңлау өчен ачкыч итеп куллана. Укытучылар Гүзәл Газизова һәм Эльвира Галиева рәссамның иҗаты белән таныштырдылар. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.Балалар күргәзмәгә килүләренә бик шатландылар. Ахырдан рәссамның үзе белән фотога да төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев