Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Республика рәисе райондашыбызга «Ана даны» медале тапшырды

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Казанда узган тантаналы чарада район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова җитәкчелегендә районыбыздан 10 кешелек делегация катнашты.

 Бүген Казанның "Корстон" комплексында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды. 

«Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм! Бүген безнең белән залда тормышның төрле өлкәләрендә уңышлы эшләүче, фән һәм бизнес белән шөгыльләнүче, Ватан файдасына хезмәт итүче, кайберәүләр үз гомерләрен балаларны тәрбияләүгә багышлаган кешелекнең гүзәл яртысы вәкилләре бар. Сезнең һәрберегез үзенчә гаҗәеп. Сезнең битараф булмавыгыз һәм фидакарьлегегез чын күңелдән соклану һәм хөрмәт уята», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

 Тантаналы чарага мәгариф, мәдәният, медицина, сәнәгать, агросәнәгать комплексы вәкилләре, шулай ук МХОдә катнашучыларның туганнары чакырылган иде.

Рөстәм Миңнеханов республиканың дәүләт бүләкләрен дә тапшырды. Кече Кибәче авылыннан биш бала анасы  Гүзәлия Шәвәлиева "Ана даны" медаленә лаек булды.

Чыганак: https://rais.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2286048.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев