Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Республика Рәисе Рөстәм Миннеханов Саба районындагы социаль үсешне уңай бәяләде

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Саба районында берничә социаль һәм сәнәгать объектларында булды.

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Саба районында берничә  социаль һәм  сәнәгать объектларында  булды. Башта Байлар Сабасында аграр көллиятнең 173  урынлы яңа тулай торагы белән танышты. Тренажерларда шөгыльләнүче  студентлар белән очрашты, кул эшләре, халык  һөнәрчелеге осталары күргәзмәсен карады. Саба  муниципаль районы башлыгы  Рәис Миңнеханов  Рәисне районда республика һәм министрлыклар  программалары  нигезендә алып барылган һәм презентация слайдлары  экранда күрсәтелеп барылган төзелешләр, капиталь ремонт эшләре белән таныштырды.  

 Аннары Рөстәм Миңнеханов административ  биналы яңа универсаль спорт  залында булды. Гомумән, быел  Саба районында сәнәгать  юнәлешендәге  объектлар да   күп  сафка  басты. Көнкүреш  суларын фильтрлау өчен  торгызылган биологик  чистарту корылмасы  да Рәиснең  игътибарын  җәлеп  итте. Биредә  технологик  процесслар  тулысынча автоматлаштырылган. Юынтык суларны утильләштерү өчен ике ләм җыю мәйданчыгы резервка  куелган.  Яңа  корылма  тәүлегенә 1000  кубометр   канализация  сулары чистарта  ала.

 Алга таба  Рөстәм Миңнеханов индустриаль паркта күптән  түгел  эшли  башлаган һәм проект  куәте 42 мең тонна булган цинк эшләнмәләре заводы белән танышты, җитештерүне үстерү планнары белән  кызыксынды.

“Сабантуй” мәдәни-спорт  комплексында Республика  Рәисен  ат  спорты белән  шөгыльләнүче балалар  каршы   алды. “Газпром - балаларга” программасы буенча  төзелгән спорт-сәламәтләндерү  мәйданчыгында быел зур  күләмле  реконструкция  үткәрелде. Рөстәм  Миңнеханов ат  спортын үстерү буенча күрелгән  чаралар башында торучыларга зур рәхмәт  белдерде.

“Газпром” акционерлык  җәмгыяте һәм  Татарстанның  уртак проектлары  шактый. Шуларның берсе  –Сабадагы  менә  дигән ат спорты  комплексы”,– диде Рәис.

Газпромның  социаль  инициативаларга  булышлык  итү фонды генераль  директоры  киңәшчесе  Николай  Кузьмичев “Сабантуй”  спорт мәктәбе  директоры  Рамил Габделмәновка  ат спорт комплексының  символик  ачкычын тапшырыды. Хәзерге  вакытта манежда 50дән  артык кеше шөгыльләнә. Ике тренер- укытучы  эшли. Район  спортчылары  Россия  ярышларында  да призлы  урыннар   яулыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев