Республиканың Баш инвестиция-төзелеш идарәсе комиссиясе Саба районында төзелешләр һәм объектларга капиталь ремонт барышын бәяләде
Саба районына эш сәфәре белән Илнар Хафизов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе комиссиясе килде.
Комиссия төзелеш һәм капремонт үткәрелүче объектларны карап чыкты. Күчмә киңәшмәдә Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, ГИСУ директоры урынбасары Айдар Идрисов, подряд һәм субподряд оешмалары вәкилләре катнашты. Сәфәр Сатыш гомуми белем бирү мәктәбен караудан башланды. Быел мәктәптә спорт залы ремонтлана, отмостка урнаштырыла, ишекләр алыштырыла, вентиляция эшләре алып барыла, биләмә төзекләндерелә. Калатау бистәсендә су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү тикшерелде. Бүгенге көндә объектта траншея эшкәртү һәм кире күмү эшләре алып барыла.
Иске Икшермә авылында «Саба үзәк район хастаханәсе» ДАССУ табиб амбулаториясендә капиталь ремонтның барышы тикшерелде. Бүгенге көндә объектта эчке эшләр алып барыла, яңа тәрәзәләр һәм ишекләр куелган, инженер системалары монтажлана. Төзелеш-монтаж эшләре 59% ка башкарылган. ГИСУ директоры объектны билгеләнгән вакытта тапшырырга кирәклеген искәртте.
Илнар Хафизов Олы Арташ авылының гомуми белем бирү мәктәбе бинасын да карады. Уку йорты бер катлы, гомуми мәйданы 1059 квадрат метрны тәшкил итә. Быел мәгариф учреждениесендә эчке эшләр, электромонтаж эшләре, сантехника җайланмаларын алыштыру, эчке су белән тәэмин итү һәм канализация системасын ремонтлау, вентиляция системасын ремонтлау каралган.
Комиссия район үзәк хастаханәсендә дә булды. Биредә хастаханәгә капиталь ремонт ясала, шулай ук янәшәдә генә кан тамырлары үзәге төзелеп килә. Быел үзәк район хастаханәсендә икенче катта хирургия бүлеге һәм азык-төлек блогы ремонтлана. Бүгенге көндә вентиляция эшләре, электромонтаж эшләре, эчке канализация системасын ремонтлау эшләре алып барыла. Кан тамырлары үзәге ике катлы булачак, гомуми мәйданы 6 511 квадрат метр. Бүгенге көндә эчке эшләр калып бара, инженер системалары монтажлана, аз агымлы системалар монтажлана, лифт җиһазлары урнаштырыла, территория төзекләндерелә. Төзелеш-монтаж эшләре 91% ка тәмамланган.
Алга таба ГИСУ директоры яшьләр үзәге һәм балалар иҗаты йортының төзелеш мәйданчыгын карады. Балалар иҗат йорты бинасы дүрт катлы, гомуми мәйданы 3 244 квадрат метр һәм 220 укучыга исәпләнгән. Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә-төзекләндерү һәм технологик җиһазлар белән тәэмин итү төгәлләнә.
Яшьләр үзәге бинасы бер катлы итеп төзелә, гомуми мәйданы 3 495 квадрат метр. Бүгенге көндә объектта металл конструкцияләр монтажлана, сэндвич-панельләр монтажлана, фундамент урнаштырыла, түбә ябу эшләре төгәлләнә. Оператив әзерлек 37% тәшкил итә.
Аннары Илнар Хафизов Саба районы буенча «Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ бүлегендә капремонт барышы белән танышты. Объектта төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән, җиһазлар кайтарыла.
Шулай ук «Бәләкәч» паркын төзекләндерүнең беренче чираты тикшерелде. Биредә җәяүлеләр сукмаклары, җәмәгать бәдрәфе пәйда булачак, яшелләндерү эшләре башкарылачак.
ГИСУ директоры Шәмәрдән авылында «РОСТ «Шәмәрдән лицее бинасына капиталь ремонт ясауның барышы белән дә танышты. Лицей өч катлы, гомуми мәйданы 10 730 квадрат метр. Быел мәгариф учреждениесендә 3 000 квадрат метр ремонт ясала. Бүгенге көндә объектта эчке бизәү эшләре алып барыла, түбә ябыла, электромонтаж эшләре алып барыла, аз агымлы челтәрләрне ремонтлыйлар, тәрәзәләр куела. Оператив үтәлеш 37% тәшкил итә.
Күчмә киңәшмә барышында ГИСУ директоры башкарыла торган эшләрнең сыйфатын бәяләде һәм объектларны тапшыруның планлы срокларын үтәргә кирәклеген искәртте.
Тэги: ОКС
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев