Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Росгвардия бинасында янгынга каршы өйрәнүләр узды

Сценарий буенча бинаның бер кабинетында кыска ялганыштан “янгын“ чыкты, ут мебельгә күчте, коридор буйлап таралды.

 

  Ведомстводан тыш  сак бүлеге (Росгвардия) бинасында  янгынга каршы  өйрәнүләр үткәрелде. Сценарий буенча бинаның бер  кабинетында кыска  ялганыштан “янгын“ чыкты, ут мебельгә күчте, коридор буйлап таралды. Тавышлы хәбәр итү системасы эшли башлаганнан соң барлык хезмәткәрләр ике катлы ике катлы бинаның запас ишеннән аска төштеләр. Гадәттән тыш хәл  урынына янгын  сүндерүчеләр килде. Аларга бер хезмәткәрнең  төтен баскан  кабинетта калуы хакында җиткерелде. Коткаручылар аны,  кислород белән тәэмин иткән махсус битлек  кигезеп, янгын зонасыннан алып чыктылар. Өйрәнүләргә Саба  янгын часте начальнигы Илдар  Закиров бәя бирде. “Без чынлап торып та ут-күз очрагы булганда ничек эш итәргә кирәклеген   күрсәттек. Иң мөһиме,  паникага  бирелмәскә  кирәк. Бу – гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тотуның  төп принцибы. Паника янгын вакытында кешенең дошманына әверелә”,– ди  ул  һәм һәркемне  өендә утсүндергеч тотарга  чакырды. Аның иң кечкенәсе – 5 литрлы 500  сум тирәсе тора, әмма янгынны  очкын  хәлендә    сүндерергә  ярдәм итә. “Шул бәядәге баллон гомер буе җыйган байлыгыңны уттан  алып калырга   мөмкин. Без шуңа  акча  кызганабыз”,– диде Илдар Закиров.

 Өйрәнүләр 14 апрельдән Татарстанда кертелгән янгынга каршы махсус режим көннәрендә узды. Ул 11 майга кадәр дәвам итә, бу чорда учак ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Моннан тыш, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә яки балалар лагерьләрендә мангалларда, мичләрдә һәм янмый торган башка савытларда ашарга пешерергә ярамый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев